Актаныш районында Кыр көне: «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре аграрийлар өчен семинар уздырдылар

2022 елның 22 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында ел саен үткәрелә торган Кыр көнен бәйрәм итттеләр.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче компанияләр өчен төрле мәдәни һәм укыту чаралары әзерләнгән иде. 

 Бәйрәм кысаларында «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре аграрийлар өчен махсус семинар үткәрделәр, анда авыл хуҗалыгының актуаль проблемаларын карадылар һәм аларны  хәл итүдә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү программасы нигезендә (50%финанслашу белән) мөмкин булган юлларны тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, программа 2022 елның мартыннан Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла һәм агропредприятиегә цифрлы технологияләр кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International