Кремль яр буенда Обнимама филе урнаштырылды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Кичә Казанның Кремль яр буенда күп кенә казанлыларга таныш булган зәңгәр «Обнимама» филе  рәвешендә гадәти булмаган балалар таганнары барлыкка килде. Аларны Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты – яңа  туган балалар өчен бердәнбер сертификацияләнгән  туклану ризыгы җитештерүче. «Обнимама» бренды белән балалар продукциясе Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буенда  балалы яшь гаиләләргә яхшы таныш.

Таганнар яр буеның балалар зонасында урнаштырылган. Аларның конструкцияләрендә өлкәннәр өчен эскәмия дә каралган. Яңа таганнар ачылган көнне кеше  буйлы «Обнимашка»  курчагы яр буе кунакларына фирма карамельләре, җиләк-җимешле эремчекләр һәм «Обнима» кашыклары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International