Бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Беренче булып министр урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады. Аның нотыгының  төп темалары: көзге культуралар чәчүлекләренең торышы, 2023 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүне  фаразлау, әче туфракны известьлау, шулай ук «Ашлык» ФДМС системасында теркәлү. Көзге бөртекле культуралар  өлгерү  фазасында торалар һәм бу атнада кайбер хуҗалыклар көзге бөртекле культураларны урып-җыюга  керештеләр дә инде. Көзге чәчү өчен 325 мең га пар мәйданы калдыру, 124 мең га берьеллык үләннәр чәчү, 51 мең га борчак чәчү һәм  искергән  күпьеллык үләннәр мәйданнарын  сөрү планлаштырыла. Агымдагы елда әче туфраклы  җирләрне известьлау канәгатьләнерлек  түгел,  бүгенге көнгә нибары 12,5 мең гектар эшкәртелгән, бу планнан   15% кына (85 мең га). «Ашлык» ФДМСына килгәндә, бүгенге көнгә системада Татарстан Республикасы предприятиеләренең 49%ы теркәлгән.

2022 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагына  йомгаклар турында министр урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. 6 айда 741 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш узган елга карата 3%. Республика буенча 207 мең тонна ит җитештерелгән, шулардан 48 мең тонна мөгезле эре терлек ите, 49 мең тоннак дуңгыз һәм 109 мең тонна кош ите. Кырларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 468 мең тонна печән һәм 2 млн 134 мең тонна сенаж әзерләнгән. Республиканың 17 муниципаль районы күпьеллык үләннәрнең икенче  катын җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә планның 5%ы, ягъни 18 мең гектар  җыеп алынган. 

Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасында эшләү буенча башлангыч нәтиҗәләрне ясады. Авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләүгә  заявкалар кабул итү буенча Министрлык тарафыннан 4 тапкыр сайлап алу игълан ителде. Агымдагы елда карауга 11 мең  техникага 2 800 заявка керде. Тәмамланган сайлап алу буенча 628 заявка (33%) хупланды, документлар тиешле  дәрәҗәдә  әзерләнмәү һәм игътибарсыз әзерләнү аркасында заявкаларның 67%ы кире кагылды. Министр урынбасары, документларны  әзерләгәндә барлык таләпләрне   үтәү мөһим, дип билгеләп  үтте. Киләсе сайлап алулар да  «Минем субсидияләр» сервисы нигезендә узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International