Татарстанда Луганск Халык Республикасы аграрийларының Һөнәр берлеге делегациясе булды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

25 июльдә Казанга авыл хуҗалыгы өлкәсендә  Татарстан Республикасының алдынгы тәҗрибәсен  һәм төбәкнең агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә уңышлы төзелгән социаль партнерлыкны өйрәнү максаты белән  Луганск Халык Республикасы делегациясе килде. Визит Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм Луганск Халык Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Гомумреспублика һөнәр берлеге арасында  төзелгән шартнамә  кысаларында узды.

 Делегация Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук Аппаратның терлекчелек  буенча вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында кунаклар эре мөгезле терлекләрнең нәсел токымнарын үрчетү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе, кошчылык хуҗалыкларының эш күрсәткечләре, шулай ук Россиягә карата кертелгән санкцияләр, техника һәм технологияләр белән тәэмин итүче эре компанияләрнең  базардан китү шартларында эшләү үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Делегация әгъзалары әңгәмә барышында  озак вакытлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру һәм җитештерү мәсьәләләре буенча мәгълүмати ярдәм алу мөмкинлегенә ышаныч белдерделәр.

 «Без эшкә кушылырга әзер, хезмәттәшлеккә ачык. Безнең республикада, чыннан да, тәҗрибә белән генә уртаклашып калмыйча, үзе җитештергән һәм югары сыйфатлы продукцияне төбәктән читкә чыгара ала  торган алырлык   предприятиеләр бар», - дип билгеләп үтте Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International