Хайванның цифрлы паспорты - авыл хуҗалыгын цифрлаштыруның аерылгысыз өлеше

2022 елның 22 июле, җомга

15 июльдә авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү системасы һәм белешмәләрне илкүләм исәпкә алу һәм теркәү  системасына кертү буенча укулар узды.

Семинарда 329 кеше – районнарның  дәүләт ветеринария  берләшмәләре  җитәкчеләре,  теркәүчеләр, участок табиблары, лаборантлар катнашты.

Системага кертелгән  беренчел дөрес мәгълүмат ярдәмендә тармакның факттагы торышына туры килә торган актуаль статистика булдырылачак.

Бу инде Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләүгә тагын бер адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International