«Август-Агро»да үзләренең орлык заводын төзү проектын гамәлгә ашыра башладылар

2022 елның 14 октябре, җомга

2022 елда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында орлык заводын төзү проектын гамәлгә ашыра  башладылар. Заводта җитештерелә торган чәчү материалының 70%ы «Август-Агро» ИК хуҗалыклары ихтыяҗлары өчен тотылачак, шулай ук башка үсемлекчелек предприятиеләренә хезмәт күрсәтү һәм орлык сату да планлаштырыла. Завод «Август-Теләче» агрофирмасы базасында эшли башлаячак, бу аңа орлыкчылык хуҗалыгы статусын алырга мөмкинлек бирә. Мәйданның җитештерү куәте сәгатькә  10 тонна продукция җитештерерлек  булачак. 

 Элегрәк «Август-Теләче»дә сәгатькә  50 тонна җитештерүчәнлек  белән    ашлык чистарту  һәм киптерү комплексы төзелгән иде. 2022 елда проектның икенче этабы старт ала, аның инфраструктурасы нәкъ менә орлыкчылык юнәлешен үстерүне тәэмин итәчәк, болар: орлык линиясенең җитештерү корпусын, һәркайсы  2 мең кв.метр мәйданлы өч склад, үлчәүле  лаборатория, контроль-үткәрү пункты һәм керү юлларын төзү. Җитештерү линияләре PETKUS компаниясе җайланмалары белән җиһазландырылачак.

Орлык заводы һәм ашлык киптерү комплексы тандемда эшләү өчен проектлаштырылган, орлык материалын алдан һәм беренчел киптерү һәм чистарту ашлык киптерү комплексында башкарпылырга  мөмкин, шулай  ук   бу  объектлар  автоном да  эшли алалар.    Ашлык  эшкәртү һәм саклау буенча бөтен комплекс төзелешенә инвестицияләрнең гомуми  күләме 600 млн.сумнан артып китәргә мөмкин. Ашлык киптерү комплексы инде уңышлы эшләп килә, ә орлык заводы киләсе җәйдә эшли башлаячак һәм көзге чәчүгә әзерләнүдә  тулысынча катнашачак. Башта биредә элиталы һәм югары репродукцияле бодай һәм борчак орлыклары җитештереләчәк, ә киләчәктә башка кыр культуралары исәбенә ассортиментны киңәйтү мөмкинлеге булачак.

Технологик процесс кысаларында алдан чистарту этабында орлык материалы  сайлап алуны һәм җиңел катышмалардан арындыруны, орлыкны кабыклардан, саламнан, тузанны, пычрактан, минераль һәм органик катышмалардан чистартуны узачак. Аннары ашлык вакытлыча саклау өчен буфер бункерларга салына.  Орлыкны чистарту яисә икенчел чистарту этабында анда калган катышмалардан,  чүп үләннәреннән, зарарланган  ашлыктан  арындыру башкарыла.  Орлык заводында чистарту линиясе икеләтелгән пневмосепарация системасы булган һава өрдерү-иләкле  чистарту җайланмасыннан,  триер блок-машиналардан торачак, алар  ашлыкны орлыктан  озынрак  булган катышмалардан (овсюг һәм куколь) арындырачак, чистарту  линиясендә шулай  ук  орлык материалын төрле чагыштырма авырлыктагы фракцияләр буенча сортларга  аера  торган   пневмостоллар булачак. Соңрак линиядә фотосепаратор куелачак,  дип планлаштырыла. Фотосепарация - агрокультура продукциясен сортировкалауда Россия базары өчен чагыштырмача яңа перспектив технология, ул чүпләрне яхшы ашлыктан  төсләре һәм формалары буенча аерырга  мөмкинлек  бирә.

Сортировкадан соң орлыклар агулау линиясенә керә, анда алар авырулардан һәм корткычлардан яклау  препаратлары  белән  эшкәртелә. Бу линиядәге заманча җайланма орлык өслеген берничә кат агулы  матдә белән зарарсызландырырга  мөмкинлек бирә һәм, ихтыяҗдан чыгып, процессны дифференцияцияли: бер үк вакытта, чиратлап, билгеләнгән вакыт аралыкларында һәм төрле интенсивлык белән. Агулауда  яңа алымнар  куллану процедураны саклык белән уздырырга, орлыкларның  бер-берсенә ышкылуын  киметергә һәм  орлыкларны алга  таба киптерүне уздырмаска мөмкинлек бирәчәк. Орлыкларны  500 килограммлы   капчыкларга  тутырып та,   йөк  машиналарына болай  гына да  төяп җибәрергә мөмкин булачак.  

“Безнең орлык заводының җитештерү линияләрен эшләгәндә без, асылда, вакытны узып, агросәнәгать комплексында әле барлыкка килә генә торган ихтыяҗларны тәэмин итәргә омтылдык, – дип билгеләп үтә «Август-Агро» идарәчел компаниясе генераль директоры Айдар Галәүтдинов. - Аерым алганда, без шуны беләбез, төгәл игенчелек технологияләрен  үстерү  белән бергә, теге яки бу патогеннардан югары дәрәҗәдә якланган сыйфатлы орлыкларга ихтыяҗ  да арта. Бу ихтыяҗларны без, беренчедән, «Август» компаниясенең инновацион препаратлары ярдәмендә, икенчедән, сыгылмалы режимда нәтиҗәле эшли ала  торган   заманча агулау җайланмалары   ярдәмендә үти алабыз. Орлыкчылыкта импортка бәйлелекне киметүнең объектив зарурлыгын исәпкә алып,   безнең проект, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының үсешенә һәм илдә азык-төлек иминлегенең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үз өлешен кертеп, үзен күп тапкырлар аклар, дип өметләнәбез”.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International