Якын арада «АПКны цифрлы трансформацияләү» темасына квалификация күтәрү курсы башлана. Проект АПК хуҗалыгы белән идарә итү өчен цифрлы технологияләр ярдәмендә белемнәр алуга һәм күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән.
Әлеге курс түбәндәгеләр өчен оештырыла:
- авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче предприятиеләр җитәкчеләре,
- финанс директорлары,
- икътисадчылар һәм баш хисапчылар өчен.
Курс нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар:
- технологияләр җитештерүчәнлекне арттырырга һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җыю, ташу һәм саклау чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәген аңларлар,
Катнашучылар курс йомгаклары буенча:
- технологияләр ярдәмендә ничек итеп җитештерүчәнлекне арттырырга һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җыю, ташу һәм саклау чыгымнарын киметергә мөмкинлеген аңлаячаклар,
- интуитив фикерләргә генә нигезләнмичә, ә цифрлы мәгълүматларга таянып, төгәл идарә карарларын ничек кабул итәргә мөмкинлеген өйрәнәчәкләр.
Катнашырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә алып, ноябрь аенда укуларны 3 агымда үткәрү планлаштырыла:
Тыңлаучыларның теләкләрен һәм киңәшләрен истә тотып, курсларны үткәрү форматы үзгәртелде, ул хәзер уңайлырак һәм, иң мөһиме, һәркем файдалана алырлык булды.
Дәүләт тарафыннан укуларны финанслау һәм аны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен бөтенләй бушлай итү турында карар кабул ителде.
Тулырак мәгълүмат алу һәм курска язылу өчен сылтамасын узарга кирәк.