Агрокөчнең «Просто Вкусно» бренды белән продукция сату 173 процентка арткан

2022 елның 14 октябре, җомга

Коронавирус инфекциясе таралу аркасында барлыкка килгән пандемия  кулланучылар ихтыяҗын үзгәртте, нәтиҗәдә, «бәя-сыйфат» тәңгәллеге булган   товарларга ихтыяҗ артты.  Шул трендка туры  китереп,  “Агрокөч” АҖ арзан, сыйфатлы һәм тәмле үзенчәлекләрен берләштергән  «Просто Вкусно» брендын эшли.  2020 елның ноябрендә шул бренд астында төрле продукция  сатуга чыкты.

Бренд ассортиментына 27 төр продукция керә. Линейканың башлангыч составына традицион продуктлар төрләре буларак, шулай  ук  Хәләл стандарты буенча пешкән һәм ярымысланган казылыклар, сосискалар    кертелә. Агымдагы елда 14 яңа продукция  чыгарылган, шул исәптән тавык ите катламасы, ветчина, пешкән-ысланган түшкә, фарш,  купатлар,  наггетсалар, котлетлар.

 Узган ел белән чагыштырганда, «Просто Вкусно» бренды продукциясен сату натураль үлчәмдә 173%ка арткан. Сатулар үсеше буенча «Классические» сосиски,  «Аппетитные» сарделькалары, суытылган шашлык, тавык ите катламасы  һәм ветчина топ-5леккә  кергән.

 «Просто Вкусно» бренды продукциясе «Пятерочка», «Светофор», «Магнит», «Лента», «Верный», «Ашан» һәм башка сәүдә челтәрләрендә, “Агрокөч”нең фирма челтәре кибетләрендә һәм традицион ваклап сатуда сатыла. Аның  продукциясе Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Пермь краенда, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Пенза өлкәләрендә  бар.

Планда – продукция белән тәэмин итү географиясен киңәйтү (Мәскәү, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләре һәм башка төбәкләр) һәм яңа продуктлар   чыгару. 2023 елда «Просто Вкусно» бренды астында пешермичә ысланган казылык, ярымфабрикатлар һәм деликатеслар чыгарылачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, холдинг үз продукциясен «Агросила», «Я ем с умом»,  «Просто молоко»  кебек  сәүдә маркалары астында таныту белән  дә актив шөгыльләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International