Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 300 тоннага якын шикәр һәм 637 мең данә йомырка сатылган

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Республикада 10 сентябрьдән гадәттәге  авыл  хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар Казан  шәһәренең  14 мәйданчыгында,  Чаллыда   һәм   Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада  3 мәйданчыкта,  тагын  26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.  Ярминкәләргә продукция республиканың 32 муниципаль  районыннан,  агрохолдинглардан, предприятиеләрдән, шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан китерелә.

Узган  5 ярминкә  йомгаклары  буенча 507,8 млн. сумлык авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатылган.  Шәһәр халкы  6014,1 тонна яшелчә, шул  исәптән    4267,2 тонна бәрәңге, 73,2 тонна үлчәүле  сөт,  526,6 тонна ит,   300 тоннага  якын шикәр һәм 637 мең данә йомырка сатып алган. Ярминкәләр үткәрү өчен   3 840 берәмлек  автотранспорт  җәлеп ителгән.  

Гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре   24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International