Кукмара районыннан механизатор Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2022 елның 7 октябре, җомга

 «Алтын көз – 2022» 24 нче бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләк  алучылар  арасында Кукмара  муниципаль районыннан «Рассвет» агрофирмасы» авыл  хуҗалыгы җитештерүе кооперативы механизаторы Азат Шакиров та  бар.    Аңа Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү   механизаторның  туган  көне белән бер  көнгә туры  килде.  

«Мин балачактан  авыл  хуҗалыгына  тартыла  идем.  Менә инде  сигезенче  ел  механизатор булып  эшлим һәм миңа  барысы  да  бик  ошый.   Мин биредә үз урынымда. Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  кулыннан  бүләк  алу – минем өчен горурлык.    Бу вакыйга  бик  дулкынландыргыч булды һәм туган  көнемә, мөгаен,  иң көтелмәгән бүләктер», - дип билгеләп  үтте  Азат Шакиров.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International