Татарстан мелиораторларының инновацион эшләнмәләре һәм фәнни казанышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары бүләкләренә лаек булды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдән  8 октябрьгә кадәр  Мәскәү өлкәсенең «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә «Алтын көз» XXIV Бөтенроссия күргәзмәсе - Россиянең иң зур агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда төбәкләр һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре үзләренең яңалыкларын  һәм авыл  хуҗалыгындагы  казанышларын  күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы мелиораторлары делегациясен "Татмелиоводхоз" идарәсе " ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин җитәкләде.

Бөтенроссия агрокүргәзмәсендә катнашучылар Татарстан Республикасының мелиорация комплексы казанышлары белән Татарстан экспозициясендә таныша алдылар, анда гамәлдәге федераль программалар һәм мелиорацияне үстерү проектлары турында, шулай ук мелиоратив техника - Казан сугару техникасы заводында 2016 елдан башлап заманча су сиптерү машиналары чыгару  турында киң мәгълүмат бирелде.

Илдә төп авыл хуҗалыгы казанышларын күрсәтә торган   XXIV Россия агросәнәгать күргәзмәсе эше Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармак конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International