Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен яңа продукт - җиләк-җимеш кисәкләре кушылган эремчек әзерләп чыгара башлады. Татарстан кибетләренә яшел алма һәм персик-маракуйя белән тәмле ике төрле эремчек чыгарылды инде.
Җиләк-җимеш кисәкләре белән 4,2%лы эремчек нормальләштерелгән сөттән, әчетелгән сөт микроорганизмнары оеткысыннан һәм җиләк-җимеш өстәлмәсеннән тора, аның составына туңдырылган яки киптерелгән җимешләр кертелә.
Балалар өчен җиләк-җимешле эремчекне 100 граммлы яшел яки кызгылт-сары төстәге стаканда сатып алырга мөмкин. Яңа продуктның ярлыгын күңелле балан чыпыгы бизи – ул моннан берничә ел элек Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында җитештерелгән «Для малышей» линейкасының дизайны.
Һәр стаканда 7,6 граммга кадәр аксым, 4,2 грамм май һәм 11,8 грамм углевод бар. Продукциянең энергетик кыйммәте 481 Ккал. Аны саклау срогы - 14 тәүлек.
Эремчек Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының балалар өчен әзерләү цехында Татарстан Республикасы өчен уникаль булган технология — куертылманы ультрафильтрлау ысулы буенча балаларны тукландыру өчен билгеләнгән сертификацияләнгән сөттән әзерләнә. Мондый ысул белән эшкәрткәндә анда барлык файдалы матдәләр: аксымнар, майлар, минераль матдәләр һәм витаминнар сакланып кала. Әлеге продукт сертификацияләнгән һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) органнарының аккредитацияләнгән лабораторияләрендә барлык сынауларны узган.