Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаровның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 9 октябре, якшәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Авыл  хуҗалыгы һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Без бу күркәм бәйрәмне ел саен кырларда урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң,  авыл  хуҗалыгында  эшләүче  кешеләрнең  хезмәтенә лаеклы  бәя  бирү,  аларга  олы  рәхмәтебезне җиткерү һәм  ихтирам   белдерү  максатында  билгеләп үтәбез.  Алар   мондый игътибарга тулысы  белән лаек.

Кадерле  кыр  һәм ферма  хезмәтчәннәре,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  хезмәткәрләре! Сезнең  тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә авыл  хуҗалыгы тармагы һәрвакыт тотрыклы үсештә.  Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре елдан-ел  үзләренең һөнәри  осталыкларын  арттырып һәм көндәлек фидакарь хезмәтләре белән зур  уңышларга  ирешәләр. Һава торышы  шартларының  четерекле  булуына  да  карамастан, бөртеклеләрдән, шулай  ук  яшелчә, җиләк-җимештән  алынган быелгы  мул  уңыш моңа  ачык дәлил.   Бүгенге  вәзгыятьтә тармак алдына куелган  киң  күләмле  бурычларны  үтәү, шулай  ук илебез һәм республика  азык-төлек иминлегенең ныклы нигезен  тәэмин итү өчен  армый-талмый, көнне-төнгә ялгап эшләүче барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. 

Сезгә һәм сезнең  якыннарыгызга  иминлек,  муллык, нык  сәламәтлек,  тормышыгызда  шатлык-куанычларның күбрәк  булуын телим. Алга  таба  да сезнең  абруйлы хезмәтегездә югары нәтиҗәләргә  ирешүдә уңышлар юлдаш булсын!

ТР  Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                   М.А. Җәббаров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International