Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чистай районында булды. Биредә ул «Чистай» агрофирмасының авыл хуҗалыгы җирләрендә сугару системасы төзелешенең барышы белән танышты. Аның белән бергә «Чистополье» ХК АҖ генераль директоры Гомәр Закиров, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, мелиорация объектын төзүдә катнашучы оешмалар җитәкчеләре йөрде.
Соң өлгерә торган авыл хуҗалыгы культураларын җыюга бәйле вәзгыять турында Александр Ромадановский сөйләде. Ул, районда уңыш җыю кампаниясе ахырына якынлаша, дип билгеләп үтте. Планлаштырылган мәйданнарның 95 проценттан артыгы җыеп алынган. Өлгерә торган культураларны исәпкә алып, тулаем ашлык күләме 200 мең тоннадан артыграк булыр, дип көтелә. Район хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү дәвам итә.
Мелиорация объектлары төзүнең барышы турында «Чистай» ХК АҖ генераль директоры Гомәр Закиров һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин сөйләде. Әйтеп үткәнебезчә, "Чистай" агрофирмасында сугарулы җирләр төзү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Төзелешнең беренче этабы Чистай муниципаль районының Галактионово торак пункты янында 580 га мәйданда «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ проекты буенча агымдагы елның кышкы-язгы чорында башкарылды һәм су сибү сезонына кадәр файдалануга кертелде. Әлеге сугарулы җир кигшәрлегендә 200 гектардан артык мәйданда бәрәңге, шулай ук азык культуралары үстерелде һәм быел авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш алынды. Сугарулы җирдә бәрәңге уңышы гектардан 320 центнер артыграк булды, ашлык кукурузының уңышы - 85ц/га. Гамәлдәге федераль һәм республика максатчан программалары ярдәмендә хуҗалык сугару системасын төзүгә киткән чыгымнарның 50% компенсацияли алды.
Фиков Колок торак пункты янында 1304 га мәйданда сугару системасын төзүнең икенче этабына агымдагы елның сентябрь ахырында урып-җыю эшләре тәмамлануга ук керештеләр. Объектта 23,5 километрдан артык озынлыкта төрле диаметрлы полиэтилен торбалардан торбаүткәргеч челтәрен төзү, объектны заманча, әйләнмәле су сиптерү машиналары һәм насос-басым җайланмасы белән комплектлау каралган. Объектның гомуми бәясе 979 млн. сум тәшкил итә. Бүгенгә мелиорация объектын төзүгә 9 төзелеш бригадасы җәлеп ителгән. Каралган эшләрнең 60%тан артыгы башкарылгын инде. Төзелеш-монтаж эшләрен агымдагы елның ноябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.
Марат Җәббаров, быелгы ел район өчен аеруча уңай булды, дип билгеләп үтте. Монда элек тә, хәзер дә эшли торган эре инвесторларның берсе соңгы вакытта мелиорацияне үстерү белән җитди шөгыльләнә. Агымдагы елда гына да районда 1900 гектарга якын яңа заманча сугарулы җирләр төзеләчәк һәм файдалануга кертеләчәк.
Алга таба ул агрофирманың яңа төзелгән, 6500 тонна продукция сыйдырышлы заманча бәрәңге һәм яшелчәсаклагычларын карап чыкты. Бүгенге көндә аларга 3500 тонна бәрәңге салынган.