ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанның 410нан артык гаиләсе быел Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланды. 2022 елда  бирелгән кредитларның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артып киткән. Банк экспертлары билгеләп үткәнчә, Россельхозбанктан авыл ипотекасы бирү күләме буенча Татарстан   лидер-төбәкләр өчлегенә керә.

Республикада 10 сентябрьдән гадәттәге  авыл  хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Алар Казан  шәһәренең  14 мәйданчыгында,  Чаллыда   һәм   Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада  3 мәйданчыкта,  тагын  26 муниципаль районда төрле даимилектә уза.  Ярминкәләргә продукция республиканың 32 муниципаль  районыннан,  агрохолдинглардан, предприятиеләрдән, шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан китерелә.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

5 октябрьдән  8 октябрьгә кадәр  Мәскәү өлкәсенең «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә «Алтын көз» XXIV Бөтенроссия күргәзмәсе - Россиянең иң зур агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда төбәкләр һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре үзләренең яңалыкларын  һәм авыл  хуҗалыгындагы  казанышларын  күрсәттеләр.


9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм! 


7
октябрь, 2022 ел
җомга

 «Алтын көз – 2022» 24 нче бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләк  алучылар  арасында Кукмара  муниципаль районыннан «Рассвет» агрофирмасы» авыл  хуҗалыгы җитештерүе кооперативы механизаторы Азат Шакиров та  бар.    Аңа Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкләү   механизаторның  туган  көне белән бер  көнгә туры  килде.  

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен яңа  продукт - җиләк-җимеш кисәкләре кушылган эремчек әзерләп чыгара  башлады. Татарстан кибетләренә яшел алма һәм персик-маракуйя белән тәмле ике төрле эремчек чыгарылды инде.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

24 нче «Алтын көз - 2022» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Россия төбәкләренең аграр экспорты» панель дискуссиясе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Сергей Левин, төбәкләрнең хакимият һәм бизнес органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз -2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенә республика агросәнәгать комплексының төп икътисадый күрсәткечләре турында җиткерде.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җир сөрү   буенча Россия ачык чемпионатының рәсми символын – сабан тапшырдылар. Чемпионат символын Татарстан  Республикасы  Президентына «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов тапшырды.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итүнең комплекслы программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International