Балтач аграрийлары узган елга йомгаклар ясадылар

2023 елның 17 феврале, җомга

Традицион слетта Балтач районы авыл хуҗалыгы алдынгылары 2022 елга йомгаклар  ясадылар. Анда Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аграрийлар катнашты.


Слет уңаеннан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре  продукциясеннән оештырылган күргәзмәдә  бал, казылык эшләнмәләре, сөт продуктлары һәм башкалар бар  иде.  Алдынгы  фермерларга район агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырдылар.  


Шулай ук РИВЦ хезмәткәрләре аграрийларга агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итү программасы турында да сөйләделәр. Цифрлаштыруның файдасын билгеләп үтеп, алар авыл  хуҗалыгы  товар җитештерүчеләрен  автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнашуга гаризаны «АПКда цифрлы трансформация» курсын  укып чыканнан соң гына бирергә мөмкин булуын  ассызыклап әйттеләр.   


Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының Дәүләт мәгълүмат системасында Балтач районының 31 хуҗалыгы теркәлгән. Алар арасында 22 авыл хуҗалыгы товар  җитештерүчесе  һәм 9 крестьян (фермер) хуҗалыгы бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International