Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда туристлар булды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда Санкт-Петербург туристлары өчен чираттагы экскурсия уздырылды. Аны музей директоры Наил Сабиров үткәрде. 
Музей өчен экспонатлар бөтен республикадан җыелды  һәм рәсми рәвештә ул   2016 елда ачылды. Биредә Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең барлык этаплары диярлек чагылдырылган.  Музейда авыл хуҗалыгы коралларының, техникасының бай коллекциясе тупланган, уникаль архив фотосурәтләре, уку әсбаплары һәм күренекле нәтиҗәләр өчен бүләкләр бар. Музейның төп бурычы - авыл хуҗалыгына  бәйле объектларны җыю, саклау һәм өйрәнү.
Наил Сабиров музей  буенча экскурсиясен 20 гасыр башында   тирәнтен  сөрү өчен кулланылган сабан турында  сөйләүдән  башлады.   Шулай ук ул авыл хуҗалыгы тармакларының: үсемлекчелек, терлекчелек, механикалаштыруның үсеш этаплары турында мәгълүмат бирде. Умартачылык тармагы аерым экспозициядә бирелгән.  Шулай ук туристларга кырларда  сугышка кадәр, сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда  ничек эшләгәннәре турында  фильм күрсәттеләр.
Музейда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән казанышлары  өчен  алган бүләкләре аерым урын алып тора. Биредә  дипломнар да,   савымда  иң югары  күрсәткечләргә ирешкән өчен   сертификатлар, медальләр дә бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International