2022 елда Татарстанда Россельхозбанк ярдәме белән сөт-товар фермалары ачылды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елда Россельхозбанк Татарстанда сөт юнәлешендә берничә эре мөгезле терлек комплексын төзүне һәм модернизацияләүне, элеватор комплексын   техник яңартуны  финанслады. Барлык  чаралар  өчен  1,8 млрд. сумлык  ярдәм  күрсәтелгән.
Иң масштаблы проектлар - эре сөт-товар фермалары, алар 2022 елда Лениногорск, Мөслим һәм Азнакай районнарында төзелде  һәм уңышлы файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, Чистай районында элеватор комплексы файдалануга тапшырылды. 
Быел Бөгелмә һәм Балтач районнарында тагын берничә сөт-товар фермасы төзеләчәк, шулай ук Теләче һәм Кайбыч районнарында комплекслар торгызу планлаштырыла.
 “Сөт тармагы авыл хуҗалыгының  тәмле һәм файдалы тармагы гына түгел, ә икътисадый яктан да иң әһәмиятлесе. Россельхозбанк сөт җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә һәрьяклап ярдәм итә, без тармакны формалаштыручы эре компанияләргә генә түгел, эре агрохолдингларга һәм кечкенә фермер хуҗалыкларына да ярдәм күрсәтәбез. 2022 елда банк тармакка ярдәм итү өчен 58 млрд сумнан артык акча юнәлтте”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанк идарәсе рәисе Борис Листов.
 “Россельхозбанк” идарәсе рәисе,  2023 елда да  банк тармакка системалы ярдәм итүне дәвам итәчәк, сөт һәм терлекчелек фермаларын төзү һәм модернизацияләү, сөт җитештерүне арттыру  проектлары, шулай ук кече хуҗалыкларга ташламалы кредит бирү өстенлекле юнәлешләр булып  калачак,  дип ассызыклады.  Ярдәм чаралары исемлегендә, финанслаудан тыш, цифрлы технологияләр кертү, тармакның кадрлар потенциалын арттыру, фәнни инновацион эшләнмәләргә ярдәм итү, белем бирү  проектларын гамәлгә ашыру да  бар. “Болар барысы да сөт тармагына алга таба  үсәргә һәм җитештерелә торган продукция күләмен планлы рәвештә арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде  Борис Листов.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International