Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика массакүләм мәгълүмат чараларының аграр пулы белән очрашты. Ул авыл хуҗалыгы елына башлангыч йомгаклар ясады, «алда әле тулы бер квартал бар», дип билгеләп үтте ул һәм бу вакыт эчендә күрсәткечләр үзгәрергә мөмкин.
«Агрополия» системасында без нәрсә өстәдек?
Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2019 - 2022 елларда 9,6 млрд сум акча кертелгән. Программа чаралары авыл халкының торак шартларын яхшыртуга, аларны социаль-мәдәни-көнкүреш һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Казанда агросәнәгать комплексында территорияләрне һәм кече хуҗалыкларны үстерү буенча семинарда билгеле булды.
Бүген көзнең иң көтелгән IT-вакыйгасы - Kazan Digital Week-2022 тәмамланганга нәкъ бер атна.
«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм күрсәтү өчен махсус телеграм-бот @grantmshrt_bot эшләде. Ул - грант ярдәменең потенциаль катнашучыларына «Агростартап», «Гаилә фермалары», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү проектларын гамәлгә ашыруга грант», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр» программалары буенча актуаль мәгълүмат алырга ярдәм итүче виртуаль консультант.
Һөнәр берлеге органнарының агымдагы елның I яртыеллыгындагы финанс эшчәнлеге йомгаклары, Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәт өчен түләүнең торышы, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар? Әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы көн тәртибенә кертелгән иде.
Бүген Балык Бистәсе агротехника техникумы базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә техниканы 2023 ел сезонына әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинары узды. Анда Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск, Чистай, Аксубай, Нурлат, Лаеш, Спас, Алабуга, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм агрономнары, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары тәэмин итүчеләр катнашты.
22 сентябрьдә ел саен уздырыла торган IV нче онлайн-форум - Forum.Digital Agro 2022 узды, ул авыл хуҗалыгы секторын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Бакчачы өчен көз - яңа сезонга әзерлекнең башы. Әгәр дә көздән үсемлекләр турында кайгыртмасаң, киләсе елда бакча үзенең үсентеләре һәм яхшы уңышлары белән сөендермәскә дә мөмкин. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова файдалы киңәшләрен бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы алдыннан «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул авыл хуҗалыгы кооперациясенең нәтиҗәле практикалары турында сөйләде.