Марат Җәббаров Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды.
Яңа Чишмә районында Совет утырышы башланганчы ул сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 34 ел тулуга багышланган митингта катнашты. Якташларын  искә  алу  өчен  хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби конфликтта  һәлак булганнарның  һәм ветераннарның гаилә әгъзалары, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган башка кешеләр килгән иде. 
Митингта катнашучылар традиция буенча Сугышчы-интернационалистлар һәм җирле сугышларда катнашучылар мемориалына чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
 Көннең икенче яртысында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Рәисе белән бергә Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Ул 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясауга  һәм 2023 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде. 
Утырыш башланганчы районның  берничә объектында  булдылар. Болар - «Хан-Су» минераль суын савытларга тутыру цехы, шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе (учреждение 2008 елдан бирле эшли).
Районда икътисадый вәзгыятьнең  торышы  турындагы төп нотык белән Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбатов чыгыш ясады. 2022 елда Чирмешән районында нефтьчеләр 3,4 млн тонна нефть чыгарган, бу Татарстанда чыгарылган  гомуми нефтьнең 10%ын тәшкил итә. “Нефть тармагында 663 Чирмешән кешесе эшли. Чирмешән районы буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 2,1 млрд. сум тәшкил итте. 2023 елның 1 гыйнварына 32 эшсез кеше теркәлгән,  эшсезлек дәрәҗәсе 0,34% тәшкил итә. Агымдагы ел башына вакантлы 58 урын бар. Вакансияләр арасында эшче һөнәрләренә зур ихтыяҗ күзәтелә, болар: ветеринария табибы, баш агроном, тракторчы, машина йөртүче”, — дип билгеләп үтте нотыкчы.
 Узган ел йомгаклары  буенча, районның тулаем  продукт күләме 32,3 млрд. сум тәшкил иткән. Район икътисадый нигезен аның  сәнәгать тармагы  тәшкил итә.  Аның өлешенә тулаем территориаль продуктның 90%ы туры килә, җитештерүнең төп өлешен нефть чыгару тәшкил итә. 
Рөстәм Миңнеханов сессия барышында, барлык кыенлыкларга да карамастан, 2022 ел республика  икътисадында уңай нәтиҗәләр белән тәмамланды. Тулаем төбәк продукты – 6% ка, сәнәгать җитештерүе – 6,6%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе – 25,6%ка, төзелеш эшләре күләме – 20,0%ка, инвестицияләр 5,5%ка арттты. 
Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә икътисад тармакларына һәм  гражданнарга  бик вакытлы һәм масштаблы күрсәтелгән ярдәм  чаралары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, шул исәптән 3 млн кв.метрдан артык торак, 1200дән артык ишегалды территориясе, 66 җәмәгать урыннары  һәм башка объектлар. 
Рөстәм Миңнеханов шулай ук район үзәгенең тышкы күренешенә  игътибар итте һәм Чирмешәнне төзекләндерергә кирәклегенә  ишарә ясады. “Район үзәген тәртипкә китерергә кирәк. Сездә башка районнар кебек түгел. Кул тимәгән    объектлар күп әле  биредә. Бирегә безнең архитектура десантын җибәрергә кирәк,  килсеннәр, карасыннар, киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирсеннәр. Район үзәге матур булырга тиеш дип уйлыйм мин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешенә зур игътибар бирергә кушты: уңышны арттыру өчен ашламаларны активрак кулланырга, сөт җитештерүне арттырырга кирәклегенә басым  ясады.  
Татарстан Рәисе шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерү темасына да кагылды. Ул,  район буенча абсолют цифрлардагы статистика начар түгел, әмма бу өлкәдә җирле халыкның катнашу өлешенә килгәндә, сораулар туа. “Эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр саны буенча сез 37 нче позициядә”, - дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.
Шуны да искә төшерик,  2022 елда Татарстанда 205 млрд. сумлык рекордлы  күләмдә юл эшләре  башкарылган. Юнәлешләрнең берсе  - “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы. Чирмешән районында әлеге программа буенча «Южный» микрорайоны урамнарына тротуарлар белән асфальт юллар салу буенча эшләр башкарылган.
2022 ел йомгаклары  буенча Чирмешән районы тулаем территориаль продукт буенча башка муниципаль районнар арасында 18 урында, ул    32,3 млрд.сум тәшкил итә, җибәрелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча 19 урында  (18,7 млрд. сум). Бу - республика икътисадына лаеклы өлеш кертү.
Рөстәм Миңнеханов тагын  демография, районның нефть чыгаруына  бәйле булмаган тармакларында хезмәт хакларын арттыру мәсьәләләренә дә тукталды.   
 “Гомумән алганда, район тотрыклы, зур мөмкинлекләре бар. Агросәнәгать комплексы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар мәсьәләләре буенча эшләргә кирәк. Хәерчелеккә  каршы көрәш һәм демографияне арттыру мәсьәләләре дә сезнең контрольдә булырга тиеш”, - дип йомгаклады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.
Медицина сыйфатын күтәрү, аннан  һәркем файдалана  алуны  тәэмин итү, гаилә институты кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өстенлекле бурычлар булып кала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International