Мәскәүнең Тимирязев Үзәгендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп эшлекле вакыйга - 27нче «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Чара район һәм беренчел һөнәр берлеге оешмалары рәисләре, контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, шулай ук «ТР Десантчылар берлеге» вәкиле Эдуард Ягъфәров катнашында узды.
2025 елның 16-18 октябрендә Казан кооператив институты мәйданчыгында «Агротуризм мәктәбе» укыту проектының чаралар циклы узачак.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта беренче “TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек” форумында “Экспортка юнәлешле компанияләрнең Һиндстан базарына чыгуы. Проблемалар һәм перспективалар” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Беренче бөтенроссия агродиктанты башланды. Игенчеләр сараенда - агродиктант язуның төп төбәк мәйданчыгында 150дән артык кеше катнашты.
«Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кырларында Дәүләт Советының «Технологик лидерлык» юнәлеше буенча комиссия утырышы булды. Чарада комиссия рәисе, Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков, авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, федераль һәм төбәк ведомстволары, бизнес һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
«Агросила» холдингында комплекслы цифрлы чишелешләр уңышлы гамәлгә кертелә, алар ярдәмендә агросәнәгать җитештерүенең төп юнәлешләре — терлекчелектән һәм үсемлекчелектән алып логистикага кадәр үзгәреш кичерә.
«Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясе белән партнерлыкта «Авыл лидерлары» бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсын уздыра.
Татарстан Республикасында 8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Беренче бөтенроссия агродиктанты узачак. Катнашучыларга агросәнәгать комплексының төрле темалары буенча 30 сорауга онлайн платформада җавап бирергә туры киләчәк.
13 сентябрьдән Татарстан Республикасында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, аларда, гадәттәгечә, фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән натураль, экологик чиста продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин.