ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

                         Кадерле татарстанлылар !
Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе  -  изге  Корбан  Гаете  бәйрәме белән ихластан котлыйм! 

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе (ДНП)”  АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 6 нчы республика конкурсы узды.  Тантаналы ачылышта Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы һәм РФА КазФҮ федераль тикшеренү үзәгенең  Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында «Аграр фән кыры көне – 2023» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды.  Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


23
июнь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек  ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яки каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау яки реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районында “Сәйдәшев ис.  авыл  хуҗалыгы предприятиесе”ндә машина белән сыер саву операторларының 50 нче юбилей республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
 

Россиянең һәм чит илләрнең алңдынгы компанияләренә цифрлы чишелешләрне уңышлы керткән 700дән артык спикер 3 көн дәвамында  чыгыш ясаячаклар. Бөтен Россиядән  17 меңнән артык АПК белгечләре һәм кунаклар көтелә. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак  булган кәҗә бәтиләре тотуга  чыгымнар  өлешен каплау  өчен субсидия түләүгә  2023 елның 23 июненнән 7 июленә кадәр гаризалар  кабул  итү турында  игълан  итә.  Субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: хуҗалыктагы 1 сыерга  – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум,  4 һәм аннан  күбрәк  сыерга  – 4 мең сум,   500 сумга ветеринария чаралары уздыруга шартнамә төзегәндә,  һәр сыерга  өстәмә   300 сум субсидия бирелә.  
 


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Агрокөч азык культураларын җыюны 28 майда сенаж салудан башлады. Күпьеллык үләннәрне - сенаж өчен барлыгы 12612 га мәйданда,  печәнгә  - 1615 га мәйданда, силоска 5727 га мәйданда җыю планлаштырыла. 85 736 тонна силос, 75 160 тонна сенаж һәм 1892 тонна печән әзерләнәчәк.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Гарәп илләре составына 22 дәүләт керә.  Төп экспорт базары - Мисыр, аңа Россия агропродукциясе экспортының 2,2 млрд доллары туры  килә,  ягъни  яки төбәккә җиберелә торган продукциянең 37%ы. Мисыр - Согуд Гарәбстаны, Алжир, Ливия һәм Судан   белән бергә -  Россиядән азык-төлек сатып алу буенча беренче бишлекне тәшкил итә - 4,8 млрд долларлык продукция экспортланган, гарәп илләре арасында аларның  гомуми өлеше - 81%. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International