Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген республикада «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе эшли башлады.
“Россиянең бүгенге азык-төлек базары үзебезнең аграрийларның хезмәт нәтиҗәләренә ышанычлы таяна, төп юнәлешләр буенча үзебезне тулысынча тәэмин итүгә ирешелде. Хәзер игътибар үзәгендә - селекциядә һәм генетикада импортны алыштыру исәбенә азык-төлек суверенитетын тулысынча ныгыту”, - дип билгеләп үтте Анна Осетрова.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының Алтай крае авыл хуҗалыгы министры Сергей Межин җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасының Биектау районында булды. Эш сәфәрендә алар белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов йөрде.
Казанда чәк-чәк әзерләү буенча автоматлаштырылган яңа линия эшли башлады. Аның куәте - айга 25 тонна чәк-чәк әзерләп чыгарырлык. Хәзер, кулдан эшләүне исәпкә алып, «Бәхетле» компаниясе ай саен 70 тоннадан артык милли татлы ризык әзерләп чыгарачак. Шулай итеп, җитештерү куәте 55%ка артты. Маркетинг бүлеге белешмәләре буенча, яңа линия эшләтә башлау күмәртәләп сату күләменең артуына бәйле. Хәзерге вакытта ваклап һәм күмәртәләп сату өчен гомуми ихтыяҗ айга 65 тоннага җиткән.
“Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертү планлаштырыла. Узган атна буена Гидрометеорология үзәгеннән мәгълүмат җыйдылар. Районнарда кайдадыр - туфрак корылыгы, ә кайдадыр атмосфера корылыгы билгеләнә. Мондый тискәре күренешләр бөтен республика буенча күзәтелә. Июнь аенда Татарстанда норма буенча 60 миллиметр урынына уртача нибары 15 миллиметр яңгыр яуган”, – дип билгеләп үтте «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
2023 елның 6 - 9 июлендә Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур күргәзмәсе – «Бөтенроссия кыр көне – 2023» узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Поле.рф - аграрийлар өчен федераль маркетплейс. Хәзер барлык төбәкләрдән фермерлар җитештерү өчен товарлар сатып ала һәм үзләрененң продукциясен махсуслаштырылган онлайн-мәйданчыкта сата алалар.
Комбинат әлеге басманы Казанның, Зеленодольск, Чистай һәм Буа районнарының барлык балалар бакчаларына һәм балалар китапханәләренә тапшырды.
«Агрокөч Пермь кошчылык фабрикасы» АҖенең 2023 елга инвестиция программасы расланган. Программа нигезендә инвестицияләр суммасы 354,1 млн сум булачак, НДСтан башка, акчалар искергән техниканы һәм җайланмаларны алыштыруга; җитештерү күрсәткечләрен һәм җитештерү күләмнәрен яхшырту максатында кошчылык комплексларын модернизацияләүгә; азыкның үзкыйммәтен киметүгә; биоиминлек һәм санитария буенча чараларны көчәйтүгә җибәреләчәк.