Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Мой бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кыз эшкуарлыгы»на өйрәнү буенча бушлай белем бирү программасын гамәлгә ашыра башлыйлар. Программа Казанда 17 октябрьдә һәм 20 октябрьдә Чаллыда эшли башлый, ул онлайн һәм офлайн-форматларда 1,5 айлык интенсив дәресләр уздыруга исәпләнгән.
Укуларны әйдәүче эксперт-практиклар үткәрәчәк, остазлар буларак актив һәм үз максатлары булган хатын-кызлар, тотрыклы бизнес алып бару тәҗрибәсе булган эшкуарар чыгыш ясаячак. Катнашучылар агымдагы бизнес-процессларны анализларга, үз продуктының кыйммәтен билгеләргә өйрәнәчәкләр, клиентларны җәлеп итү һәм бизнесны киңәйтү технологияләрен үзләштерәчәкләр.
Проектта катнашу өчен төп шарт – МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» («Региональные меры поддержки») бүлегендә укырга гариза бирү. Алга таба «Мой бизнес» үзәге үткәрә торган уку чараларына язылу» дигән хезмәт күрсәтүне сайларга кирәк.
Бизнес-проектларны яклау һәм аларны жюри әгъзалары тарафыннан эксперт бәяләве укуларга йомгак ясау булачак. Проект бизнес кызларының зур бәйрәме белән тәмамланачак.
Узган ел программада катнашуга республикада яшәүче 1000нән артык хатын-кыз дәгъва кылган иде, шуларның 300е сайлап алу этабын узды һәм 250се укуларны уңышлы тәмамлады. Программаның җиңүчесе Аделия Закирова булды, ул татар киемнәре һәм аксессуарлар өчен милли мәгънәле «ШИКӘРно» брендын эшләгән, үз керемен 14 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырган, Казанда ваклап сату ноктасын ачкан һәм 100 мең сумнан артыкка күмәртәле 3 заказ алган.
Ике шәһәр өчен Цифрлы платформада теркәлү буенча тулы инструкция https://clck.ru/35tXo3 сылтамасы буенча урнаштырылган.