Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казанның Авиатөзелеш районында узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Республиканың Питрәч, Биектау һәм Буа районнарыннан килгән эре агрофирмалар, кулланучылар кооперативлары, фермерлар кибет киштәләрен ит, тере балык, сөт, бәрәңге, кәбестә, үзләре җитештергән он, җиләк-җимешләр белән тутырганнар  һәм  җиләк-җимеш культуралары үсентеләре алып  килгәннәр иде.  
Фәрит Мөхәммәтшин ачык ярминкә мәйданында сәүдә рәтләрендә йөргәндә    сатып алучылар санына игътибар итте, шулай ук ул сәүдә шартлары белән кызыксынды, үзләренең продукциясен турыдан-туры сату өчен мәйданны киңәйтү буенча аларның теләкләрен тыңлады. Шәһәрлеләрдән авыл продукциясенең бәяләре һәм сыйфаты турында кызыксынып, Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтенең мондый ярминкәләр уздыру чорына бәяләрне көйләү буенча зур эш алып баруын билгеләп үтте.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән  әңгәмәдә Фәрит Мөхәммәтшин Казанда һәм республиканың эре шәһәрләрендә көзге ярминкәләр уздыруның  традициягә әверелүен  билгеләп үтте. “Сәгать әле  иртәнге  җиде  генә, ә сәүдә киштәләре  янында  халык гөжләп  тора.   Бу әлеге сәүдә төрен  оештыруга  ихтыяҗ булуны  күрсәтә. 
 Махсус хуҗалыкларда гына түгел, ә фермерларда һәм шәхси хуҗалыкларда      үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең бөтен ассортименты да  кулай  бәяләрдән тәкъдим ителә. Шуңа  өстәп, продукция үзебездә җитештерелгән, сыйфатлы, натураль. Ярминкәләр җитештерүчеләргә дә, кешеләргә дә файдалы.  Миллионнан артык халкы булган Казан өчен мондый ярминкәләр бик  кирәк.  Һәм кешеләр дә моңа күнеккән инде, чөнки базар ул – сәүдә урыны  гына  түгел, бирегә кешеләр  ит һәм бәрәңге  алу  өчен генә килмиләр, ә   аралашу, базар яңалыкларын белү өчен дә киләләр”, – диде ул.
Төп ярминкә мәйданчыгында - Казан агросәнәгать паркында ярминкәне  кабат Татарстан мелиораторлары Татарстан  Республикасы  Саба районы белән берлектә оештырдылар.
 «Татмелиорация» траст компаниясенең мелиорация бүлекчәләре һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ ел саен мондый ярминкәләрне үткәрүдә актив катнашалар, алар сугарыла торган җирләрдә үстерелгән үзләренең продукциясен һәм җирле акваториядән балык продукциясен биредә шулай  ук башка урындагыдан  арзанрак  бәяләрдән саталар.   
Катлаулы һава шартларына да карамастан, республикада яшелчәләр ясалма сугаруда үстерелгәнгә күрә, уңыш начар түгел.  Аграрийлар 800 мең тоннага якын бәрәңге һәм 250 мең тонна яшелчә җыеп алырга һәм, шулай итеп, республиканы икенче икмәк һәм борщ җыелмасының калган өлешләре белән тулысынча тәэмин итәргә вәгъдә итәләр.
“Идел  буе мелиорация-су хуҗалыгы” («Приволжскмелиоводхоз») директоры Марс Хисмәтуллин әйтүенчә,   мелиораторлар бу юлы 106 тоннадан артык кәбестә, 58 тонна -  кишер, чөгендер,  бәрәңге һәм баш суган, шактый зур  күләмдә ярма, макарон эшләнмәләре, шулай ук сөт, ит – җәмгысе  9 миллион сумлык продукция алып  килгәннәр. Бәрәңгене - 18 сумнан  (килограммын), кәбестә һәм чөгендерне - 16 сумнан, кишерне -  25 сумнан, суганны  22 сумнан  сатып алырга мөмкин иде. 
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкында, гадәттәгечә,  ихтыяҗ зур, һәм хәзер аларның актуальлеге арта гына.  Шуңа күрә мелиорация системасы предприятиеләре ел саен мондый ярминкәләрне оештыруда актив катнашалар, алардан, товар җитештерүчеләр һәм эре инвесторлар белән берлектә,  җирле продукция төялгән  200дән артык машина килә.    
Мелиораторлар шулай ук 10 стрит-фуд хәйрия ноктасы оештырганнар иде,  анда ярминкәгә килүчеләрне бушлай кайнар чәй-кофе, коймаклар  һәм башка пешкән камыр  ризыклары  белән  сыйладылар. Быел мелиораторлар яңалык  керткәннәр  -   өлкәннәр  һәм аз керемле кешеләр өчен  борщ җыелмасыннан 10-15 кг яшелчәләр әзерләп, аны бушлай тараттылар, моның өчен шәһәр халкы чын күңелдән рәхмәт белдерде. Концерт программасы да  оештырылган иде.   
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фикеренчә, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга кулай бәяләр билгеләнгән. “Үз продукциясен ярминкә мәйданчыкларында сатарга теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә транспорт чыгымнары һәм ягулык бәясе субсидияләнә. Авыл халкы үзе үстергән уңышны һәм җитештергән товарны мөмкин кадәр күбрәк сата алсын өчен мондый ярминкәләр декабрь ахырына кадәр булачак.  Без базар торышын атна саен анализлыйбыз, кешеләрнең фикерен, сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнәбез, кайсы продукциягә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген  ачыклыйбыз, төрле мәйданчыкларда товарлар санын һәм ассортиментын җайга  салабыз”, – дип ассызыклады Марат Җәббаров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International