АГРОСИЛА агродроннар белән эшкәртү мәйданын 5 тапкырдан күбрәккә арттыра

2023 елның 27 октябре, җомга

АГРОСИЛА  авыл хуҗалыгында пилотсыз очкыч аппаратларын куллану буенча пилот проектын узган елда гамәлгә ашыра  башлады.  Проектка холдинг 15 млн сум инвестиция кертте. Бу акчаларга, аерым алганда, пилотсыз очкыч аппаратлары  (БПЛА) һәм алара бәйле   җайланмалар һәм тагылма белән  автомобиль сатып алдылар.   
Хәзер АГРОСИЛАда 4 пилотсыз очу аппараты  бар.  Аларның берсе самолет тибында, ул мультиспектраль камера белән җиһазландырылган һәм аэрофотога төшерү һәм чәчүлекләр торышының  тематик карталарын булдыру өчен кулланыла. XAG XP2020 пилотсыз комплексы -  үсемлекләрне яклау чараларын кертү өчен, тагын ике агродрон (DJI Phantom 4PRO һәм DJI Mavic) кырдагы кишәрлегенең торышын гомуми бәяләү өчен кулланыла.
АГРОСИЛАда махсус хезмәт эшли, аның бурычларына заманча цифрлы технологияләрне сынау һәм гамәлгә кертү керә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, практик тәҗрибә эш  эремәсе әзерләүдә, тотрыклы элемтә белән тәэмин итүдә, эшкәртелә торган кишәрлекләрне  билгеләүдә   пилотсыз очкыч  аппаратын  куллану процессын ничек яхшыртырга мөмкинлеген билгеләргә ярдәм итте.  
Пилотсыз очкыч аппаратын  куллану чәчүлекләрнең торышын төгәлрәк бәяләргә, кырларның чикләрен төгәл билгеләргә, машина тәгәрмәчләре яки сиптергеч  штанглары  белән көнбагыш һәм кукуруз кебек биек үсә торган культуралар  чәчүлекләренә  зыян китермичә яклану чараларын кертергә мөмкинлек бирә. Агродрон аерым урыннарны эшкәртүдә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, чөнки ул үсемлекләрне яклау  чараларын  шушы вакытта кирәк булган урыннарда гына кулланырга  мөмкинлек бирә. 
Хәзерге вакытта  пилотсыз очкыч аппаратлары  ярдәмендә 2 мең гектарга якын чәчүлек эшкәртелгән. Киләсе елда холдинг проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, ә эшкәртү мәйданын 10-15 мең гектарга кадәр арттырачак. Моннан тыш, пилотсыз очкыч аппаратларын  операцияләрне башкаруга вакыт чыгымнарын киметү өчен кирәкле җайланмалар һәм компонентлар белән тәэмин итү, эшкәртелә торган культуралар һәм үткәрелә торган операцияләр исемлеген киңәйтү, эшкәртү биеклегенең югарылыгын  һәм һәр препарат һәм культура буенча чараларны  кертү нормаларын  билгеләү,  шулай  ук ультрааз күләмдә чаралар  кертү өчен   препаратларны сынау планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International