Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты "Россиянең ТОП-100 иң эре сөт эшкәртүчеләре" рейтингының беренче унлыгына керде. Рейтинг Сөт базарын өйрәнү үзәге (Dairy Intelligence Agency, DIA) тарафыннан The DairyNews мәгълүмат агентлыгы белән берлектә әзерләнгән.
Быел комбинат рейтингта 10нчы урынга күтәрелде. 2022 елда предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында: Зеленодольск, Чистай һәм Буада сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 262,6 мең тоннага җиткән, бу күрсәткеч 2021 ел күрсәткечләреннән 11,5%ка югарырак.
“Без җитештерү күрсәткечләрен ел саен планлы рәвештә арттырабыз, сатуга җибәрү географиясен киңәйтәбез, сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларын күтәрәбез, шулай ук продукт линейкасын даими яңартып торабыз. 2022 елдагы эш нәтиҗәләре сөт-чимал эшкәртүнең уңай динамикасын саклап калырга һәм сөт компанияләре арасында Россия рейтингында югары урын алырга мөмкинлек бирде — бу Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты коллективының гомуми казанышы”, — дип уртаклашты «ЗМК» АҖ генераль директоры Әүфәр Галиев.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда комбинат 196,3 мең тонна сөт продуктлары җитештергән, бу 2021 елга караганда 20,4%ка күбрәк. Еллык сату нәтиҗәләре буенча иң күп сатылган товар - «Васькино счастье» бренды белән 2,5% майлылыктагы пастеризацияләнгән эчәргә яраклы сөт була. Ул 18,6 млн. данә сатылган, бу 2021 ел белән чагыштырганда 21,5%ка күбрәк.