Авыл хуҗалыгын финанслауда төп банк – Россельхозбанк – ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийларына 16,9 млрд сум акча бирде. Шуларның 70%тан артыгын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ташламалы ставка буенча алдылар.
Төбәкнең агросәнәгать комплексын финанслауның гомуми күләменнән эре бизнес 9,5 млрд сум алды, кече һәм урта бизнес - 6,7 млрд сум, микробизнес 0,7 млрд сум.
Россельхозбанк ташламалы кыска сроклы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә алдынгы позицияне били. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, төбәк базарында филиал өлеше якынча 50% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар бирү буенча - 70%тан артык.
Кече хуҗалыклар быел 2,1 млрд сумлык ярдәм алды, бу узган елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк. Шуларның 1,6 млрд сумын алар сезонлы кыр эшләрен башкаруга тоттылар, бу узган елга караганда 500 млн сумга күбрәк.