Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Харис Камалиев үзенең 73 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул хезмәт эшчәнлеген Алабуга районының «Азинский» совхозында баш агроном булып башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, «Ворошиловский» совхозында эшли башлый, аннары ТАССРның Тукай районы «Чаллы» совхозында эшен дәвам итә, биредә аның тырышлыгы, инициативалылыгы һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә бөртеклеләр, азык һәм яшелчә культуралары җитештерүдә беренче тапкыр энергияне саклый торган алдынгы агроалымнар кертелә. Нәтиҗәдә, совхоз авыл хуҗалыгы культуралары уңышы буенча районда беренче урынга чыга.
1981 елда Харис Камалиев ТАССРның Авыл хуҗалыгы министрлыгына баш агроном, аннары КПССның Татарстан өлкә комитетына инструктор, мелиорация секторы мөдире, «Татагропромхимия» җитештерү берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Ул эшләгән чорда республиканың Кама аръягы зонасында известь карьерлары челтәре төзелә, ерак районнарда минераль ашламалар һәм пестицидлар саклау буенча җитештерү базасы булдырыла, бу кырларның уңдырышлылыгын һәм терлекчелек фермаларының продуктивлылыгын шактый арттырырга мөмкинлек бирә.
Аның хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары республика җитәкчелеге тарафыннан югары билгеләнә һәм 1993 елның маенда ул «Татмелиорация» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнә.
1999 елда Харис Камалиев «Татсортсемовощ» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры итеп билгеләнеп куела, әлеге предприятиедә Мәскәү шәһәренең Бөтенроссия яшелчә культураларының селекция һәм орлыкчылык институты (ВНИИССОК) галим - селекционерларының авторлык контроле астында 200дән артык яшелчә, азык һәм чәчәк культуралары сортлары һәм гибридлары җитештерелә. Казан шәһәрендә һәм республиканың район үзәкләрендә оештырылган махсус кибетләр челтәрендә, эре предприятиеләргә, базарларга һәм бакчачылык кооперативларына чыгып орлык сатуны оештыру Татарстан Республикасы халкын, фермерларны һәм хуҗалыкларны гына түгел, ә Россия Федерациясенең башка күп кенә төбәкләрен дә утыртма материаллар белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Чара ахырында ветеранга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.