Татарстан өчен узган авыл хуҗалыгы сезоны нинди булды һәм агросекторда импортны алмаштыру процессы ничек бара, дигән темага иртәгә социаль челтәрләрдә #ТатарстанОнлайн программасында туры эфир узачак.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграр сезонга йомгаклар турында, илдә ягулык кытлыгының урып-җыю кампаниясенә ничек тәэсир итүе, шулай ук Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше турында сөйлиячәк.
Программа 31 октябрьдә 11:00 сәгатьтә ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында Татарстан Республикасының рәсми бергәлекләрендә башланачак.
Программа барышында социаль челтәрләрдән һәр файдаланучы үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак - иң актуаль сорауларга вице-премьер туры эфирда җавап бирәчәк. Ә башка кулланучыларга җаваплар программа тәмамлангач биреләчәк.
#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми бергәлекләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча үз сорауларын онлайн режимда бирә алалар. Студиядә кунакта 40тан артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары булды инде. 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларның, шулай ук Татарстан Республикасы халкының сорауларына җаваплар бирде.