Татарстан Республикасы АПКны цифрлы трансформацияләү рейтингында лидерлык позицияләрен тота

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елның III кварталында төбәкләр арасындагы динамик рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте, һәм Татарстан, 8 балл җыеп, кабат беренче урынны алды.
Төбәкләр эшчәнлеген бәяләү төбәк командасының үзгәртеп коруларга әзер булуына, цифрлы технологияләр ярдәмендә  агросәнәгать комплексының озак сроклы һәм перспективалы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларның уйланылган системасы булуга нигезләнә. Рейтингта барлыгы 11 күрсәткеч исәпкә алына.
Рейтингның максаты - төбәкләрдә көчле якларны һәм цифрлы трансформация өчен потенциал эзләү, шулай ук иң яхшы практикаларны тарату өчен тәҗрибә уртаклашу. Татарстан агросәнәгать секторында цифрлы технологияләрне уңышлы гамәлгә  ашыруда  үрнәк  булып тора һәм тармак үсешенә шактый зур өлеш кертә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International