Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының  актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасарлары, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре   башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.
Нотык белән игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков чыгыш ясады. Ул, ике атна эчендә минераль ашламалар туплау динамикасы 20 мең тонна тирәсе булды, дип хәбәр итте.   Кама Тамагы, Әтнә, Тәтеш, Яңа Чишмә районнарында эш яхшы куелган.
Аннары Рафаэль Фәттахов чыгышы булды. «Оператив белешмәләргә караганда, бүгенге көндә тагын 13,8 мең гектарга  якын  җир эшкәртәсе  бар  (план - 1,75 млн. гектар, үтәлеш – 99%). Туфракны төп эшкәртүгә көн саен 120 агрегат җәлеп ителә, көнгә  уртача 2,5 мең гектарга  якын җир  сукалана», – дип сөйләде  ул. 
Чирмешән районында 4 мең гектар  җир сукалыйсы калган. Югары Ослан районында 2100 гектар җир эшкәртәсе  бар. «Красный Восток»тан җир  эшкәртү эшен тизләтүегезне  сорыйм, сездә тагын 1220 гектар  җир сукаланмаган, агрофирмада 3 агрегат эшли,  тәүлеккә 40 гектарга кадәр җир  эшкәртелә», – дип ассызыклады Рафаэль Фәттахов.
Шулай ук ул техниканы көзге-кышкы саклауга кую һәм  ремонт эшләрен  оештыру мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. 13 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр техниканың саклауга куелышын һәм көзге-кышкы чорда  ремонт эшләренең  оештырылуын комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла. МТП территорияләре тиешле халәткә  китерелергә, куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт шартлары  (инструктажлар үткәрү, йөк күтәрү механизмнарына техник хезмәт күрсәтү һ.б.) булдырылырга, ремонт чорына чаралар эшләнергә һәм хезмәт өчен түләү  шартлары   персоналга җиткерелергә тиеш. 
Ул, ремонт эшләрен көчле салкыннар башланганчы, карлар  яуганчы   башкару яхшы, чөнки техниканы кар өемнәреннән чистарту һәм ремонтлау урыннарын җылыту күп чыгымнар  сорый, дип  билгеләп  үтте.  Инде  кайбер хуҗалыклар техниканы саклауга куюны тәмамладылар һәм ремонт эшләрен башладылар. 
Гелүс Баязитов үз чыгышында терлекчелек тармагының  агымдагы  елның  9 аендагы эшенә  йомгаклар ясады. “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең 2022 елның февралендә узган утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисенең йөкләмәсе бар. Муниципаль районнар башлыкларына эре мөгезле терлекләр  санын  аларны сатып алу һәм  урыннарда  үрчетү исәбенә  2022 елның 1 гыйнварына булган халәттә тергезүне  тәэмин итәргә һәм тиешле хисап бирергә, дигән  йөкләмә бирелгән иде”, – дип билгеләп үтте ул.
Минзәлә районында Август Агро 2400 баш савым терлегенә исәпләнгән сөт комплексының 1нче этабын төзеп бетерде, якын арада Август Агро идарәчел компаниясенең югалган  позицияләре торгызылыр, дип  көтәбез.
Терлекләр санының югары темпта артуы  Продпрограмма агросәнәгать комплексында күзәтелә, ел  башыннан  аларың саны 2,5 тапкырга арткан, шуның  белән бергә  сыерлар саны 3,5 процентка арткан. Иң күп  артым Камский Бекон һәм Северная Нива Татарстан предприятиеләрендә.   
“Хөрмәтле муниципаль районнар башлыклары! Сатылган 1 кг сөткә һәм нәсел эше ярдәменә  субсидияләр бирү өчен сыерларның баш саны күрсәткече төп индикатор булып тора”, - диде Гелүс Баязитов.
Азык базасының торышын һәм аның сыйфатын бәяләү максатларында Министрлык тарафыннан сенаж һәм силос траншеяләре паспортлары расланды. Паспорт белешмәләре нигезендә хуҗалыклар терлекләрне  тукландыруны, исәпкә алуны һәм азыкның  тотылышын  төгәл  башкара  алачак. 
Әмма, сенаж салу август аенда ук тәмамланган  булса да, районнарның күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларының  әле октябрьдә дә сенаж траншеяләре паспортлары юк. Югыйсә, аларның кайберләре шуннан  ашата да  инде.    
Киңәшмә ахырында Рөстәм Гайнуллов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирде.  Агымдагы елда безнең фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына 569,5 млн.сумлык  федераль финанслашу белән турыдан-туры ярдәм итүнең 5 юнәлеше эшли, бу  суммадан  351,6 млн. сумы яисә 62%ы   авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга «Кече һәм урта  предприятиеләр субъектлары акселерациясе» илкүләм проекты кысаларында бүлеп бирелә торган субсидияләр тәшкил итә. 
Муниципаль районнарның югары активлыгы күзәтелә, һәр грантка 6-7 катнашучы дәгъва кыла. Кызганычка каршы, күп проектлар документларның тиешенчә әзерләнмәгән булуы һәм программаларның федераль дәрәҗәдә җитәрлек финансланмавы аркасында  үтмәгән.
2022 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга  салу буенча  дәүләт программасы кысаларында авыл туризмын үстерү проектларын гамәлгә ашыруга «Агротуризм» грантлары рәвешендә кече авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәменең яңа төре бирелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International