Республикада урып-җыю кампаниясе бар куәткә бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга ирештеләр. Бер гектардан уртача 28,4 центнер уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Аавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Хайваннардагы аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.
Бүген Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ базасында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрен цифрлаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында сөйләштеләр. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Россиядән тышкы базарларга чыгарылган гомуми продукция күләмендә Африка илләренең өлеше соңгы елларда тотрыклы калды һәм АПК экспорты күләменең шактый үсеше фонында 12%ка җитә (41,6 млрд долл., 2021 елга карата +12% һәм 2020 елга карата +36%). 2022 елда Россия агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау структурасында Африка илләре арасында лидер-кулланучылар булып Мисыр һәм Алжир саналды (Африка илләренә җибәрелгән гомуми күләмнең 60%тан артыгы аларда). 2022 ел йомгаклары буенча Россиядән Африка илләренә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының акчалата үсеше дәвам итте һәм 4,7 млрд долларга җитте (2021 елга карата +9%; 2020 елга карата +17%).
Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасында «Кошчылык көне»нә багышланган кошчылык тармагы хезмәт ветераннарының очрашуы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. Чарада шулай ук Лаеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов, кошчылык предприятиеләре вәкилләре, тармак ветераннары катнашты.
Питрәч авылы наратлыгында җиденче тапкыр “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды.
«Казан» халыкара ат спорты комплексында милли мәдәниятләр һәм атчылык традицияләре фестивале узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елның 1,2 кварталында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга 2023 елда федераль бюджеттан финанслашу белән субсидия бирү буенча сайлап алу үткәрү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
2023 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча уникаль «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак. Аны Атчылыкны үстерү ассоциациясе оештыра. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов эш сәфәре белән Пермь краеның Чернушка шәһәренә килде. Татарстан-Алтай ат чабышында катнашучылар да шунда килеп җиткән иде.