Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде.
Бүген Министрлыкта Иран делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
«Агросила Пермь кошчылык фабрикасы» АҖ 2023 елның язында “Агросила” холдингы составына керә. Дүрт ай эчендә предприятиедә барлык җитештерү процессларын интеграцияләү буенча зур эш башкарылган. Барлык җитештерү һәм ярдәмче бүлекчәләрдә җитештерү күрсәткечләрен яхшырту һәм функционалны оптимальләштерү буенча юл карталары эшләнгән, биоиминлек таләпләре кырысландырылган. Чебиләрдә матдәләр алмашын һәм азык эшкәртү процессын нормальләштерүгә, тәүлеклек уртача артымны арттыруга юнәлдерелгән туклану программасы яңадан каралды. Ике ай эчендә нәсел репродукторын тулысынча «Чаллы элеваторы» АҖ азыгы белән тукландыруга күчү гамәлгә ашырылган. Бройлерларны симертү өчен корпусларны реконструкцияләү графигы төзелгән, аларда урыннар арттырылган, иске җайланмалар алыштырылган, вентиляция системасы модернизацияләнгән. Болар барысы да Пермь кошчылык фабрикасында быел ук җитештерү күләмен тере үлчәмдә 41 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Төмән өлкәсеннән делегация килде. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов һәм Төмән өлкәсе Агросәнәгать комплексы департаментының терлекчелек идарәсе башлыгы Рөстәм Бетляев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тәтеш муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видео-конференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон платформаларда сату буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен уку семинары узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 августыннан 21 августына кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Субсидияләр түбәндәгечә каралган: 1 сыерга - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга - 4 мең сум, 500 сумга ветеринария чаралары уздыруга килешү төзелгән очракта - һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия түләнә.
Республикада урып-җыю кампаниясе бар куәткә бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга ирештеләр. Бер гектардан уртача 28,4 центнер уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган.