Татарстан эшкуарлары «Знай наших» (“Безнекеләрне бел”) яңа Россия брендлары конкурсына гаризалар бирә алалар

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан «Безнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсына старт игълан ителде, аның  максаты - Россиянең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җирле җитештерүнең югары  дәрәҗәдә булуын күрсәтә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре – эшкуарлар  катнаша  ала. 

Конкурсның бурычы - сыйфаты буенча чит ил аналогларыннан калышмый, хәтта еш кына алардан өстенрәк  була торган Россия брендларының төрлелеген күрсәтү.
 Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Продуктлар һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр», шулай ук «Инклюзия» һәм «Иң кыю идея» махсус номинацияләре буенча.

 Җиңүче компанияләргә маркетплейсларда һәм медиада үзләрен күрсәтергә  ярдәм ителәчәк,  уку программаларыннан  файдалана алу,  бизнес-экспертлар белән шәхси очрашу, бизнес-берләшмәләргә әгъза булып керү, эре чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук грант ярдәме алачаклар. Җиңүчеләрне сайлаганда ел буена үсеш  темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәяләве, конкурс жюриының фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак. Конкурс партнерлары арасында - Беренче канал, МАЕР медиахолдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар.

Гаризалар 2023  елның 23 ноябреннән 2024  елның  15 гыйнварына  кадәр кабул ителә (https://идея.росконгресс.рф/brand).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International