2011 нче елның 19 нчы гыйнварында Игенчеләр сараенда икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә «2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасында терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү» программасына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Берлинда «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак.
Бүген Министрлыкның актлар залында икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин катнашында «Яшь фермер» федераль программасына кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.
2012 елның 18 гыйнвар көненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 2931,5 тонна сөт җитештерелгән.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Бауман исемендәге КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров, Питрәч районы администрация башлыгы Шәйхулла Насыбуллин, Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Эдуард Дияров һ.б. катнашты
2012 елның 1 гыйнварыннан “Авыл хуҗалыгын иминиятләштерүгә дәүләт ярдәмен арттыру һәм “Авыл хуҗалыгы үсеше” турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” канун үз көченә керде.
2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Берлинда «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Оештыручылар фикеренчә, Яшел атна Халыкара күргәзмәсе белән төрле илләрдән 415 000 кеше танышачак.
Быел ТР фермерлык хәрәкәтенә 21 ел тула.
Агымдагы елның 13 гыйнварында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов фәнни уку йортлары җитәкчеләре, продукция һәм җиһазлар белән тәэмин итүче поставщик-фирма вәкилләре белән очрашты.
Бүген терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе узды. Биредә 2011 нче елның терлекчелек тармагына йомгак ясадылар.