Терлекчеләр узган елга йомгак ясады

2012 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе узды. Биредә 2011 нче елның терлекчелек тармагына йомгак ясадылар.

2011 нче елда сөт һәм ит җитештерү, баш санын саклау турында Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, узган елда кошчылыкта ит җитештерү – 5%ка, дуңгызчылыкта – 2 %ка арткан.

Узган елда 1192,5 мең тонна сөт савылган һәм 328,9 мең тонна сөт сатылган. 1 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, республикада 781,6 мең баш мөгезле эре терлек, 257,9 мең сыер, 525,9 мең дуңгыз исәпләнелә.

Министр урынбасары әйтүенчә, Актаныш, Мамадыш, Аксубай, Саба, Алабуга, Балык Бистәсе, Кукмара һәм башка районнарда 2011 нче елда баш саны арту күзәтелә. Мәсәлән, Актанышта мөгезле эре терлек саны 1193 башка арткан.

Киңәшмәдә сөт җитештерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бүген Актаныш, Мамадыш, Саба, Кукмара, Зәй, Апас, Сарман һәм башка районнар уңай нәтиҗәләргә ирешә алган. «Һава торышы шартлары барыбызга да бертөрле булды, әмма кайбер районнар күрсәткечләрен яхшырта алмады. Алар рәтендә Питрәч, Бөгелмә, Спас, Азнакай, Түбән Кама, Әлки, Әлмәт, Лаеш, Менделеевск һәм башка районнар бар», - дип белдерде Нәҗип Хаҗипов.

Ит җитештерү Актаныш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Ютазы, Аксубай, Балтач һәм башка районнарда арткан.

«Ит җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен технологларны бу эшкә җәлеп итәргә һәм аларның хезмәтен тиешенчә бәяләргә кирәк. Әгәр дә хуҗалыкта мал врачы булмаса – хәбәр итегез, укулар оештырып, кадрлар әзерләрбез», - диде Нәҗип Хаҗипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International