Казан ветеринар академиясендә булачак ветеринар врачлар белән очрашу узды

2012 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар академиясендә авыл җирлегенә кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча очрашу узды. Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Бауман исемендәге КДВМА ректоры Галимҗан Кәбиров, Питрәч районы администрация башлыгы Шәйхулла Насыбуллин, Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Эдуард Дияров һәм районның авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре катнашты. 

 «Бүген заманча белгечләрдән башка табышлы продукция җитештерү мөмкин түгел. Районга яшь, инициативалы кадрлар кирәк», - дип белдерде Питрәч районы администрация башлыгы Шәйхулла Насыбуллин. Очрашу барышында ул студентларны практика үтәргә районга чакырды. Аларга биредә тәҗрибә җыю өчен мөмкинлек булачак. Ә ахырдан, укулары тәмамлангач, эшкә дә урнаша алачаклар.

«Авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгеч үз сәләтен күрсәтә ала. Безгә эшләргә теләге булган, берничә ел дәвамында өйрәнгәннәрен эштә күрсәтә ала торган белгечләр кирәк», - дип ассызыклады  Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Эдуард Дияров.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов студентларның игътибарын Питрәчнең шәһәр яны районы булуына юнәлтте. «Биредә төп җитештерү – кошчылык. Шулай ук гаилә фермалары да актив эшли. Җитештерүдә югары технологияләр кулланыла», - дип билгеләп үтте ул.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, 2012 елдан башлап авыл хуҗалыгы профилендәге уку йортын тәмамлаган һәр белгечкә, әгәр үз белгечлеге буенча авылга эшкә кайтса, башта 100 мең сум акча биреләчәк һәм ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. Шулай ук яшьләргә, торак белән тәэмин иткәндә, льготалар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International