2012 елның 1 гыйнварыннан “Авыл хуҗалыгын иминиятләштерүгә дәүләт ярдәмен арттыру һәм “Авыл хуҗалыгы үсеше” турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” канун үз көченә керде. Яңа закон искесеннән ни белән аерыла? Аның үтәлеше өчен кемнәр җаваплы? Табигать шартлары ел саен үзгәреп торган Татарстан игенчеләренә, терлекчеләренә, гомумән, авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләргә ул җиңеллек китерерме?
– Яңа законда төп үзенчәлекләрнең берсе – 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап авыл хуҗалыгының төрле тармакларында, шул исәптән игенчелектә дә, терлекчелектә дә әледән әле кабатланып торучы бәла-казалардан иминиятләштерү товар җитештерүче җилкәсенә генә төшмәячәк. Киләчәктә иминиятләштерү суммасының 50 процентын Россия Федерациясе субъектының агросәнәгать комплексы белән җитәкчелек итүче органы, ягъни Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләячәк, – ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Яңа канун нигезендә иминиятләштерүгә элеккеге еллардагы кебек теләсә нинди оешма алына алмый. Моның өчен оешманың “Иминиятләштерү берләшмәсе” әгъзасы булуы шарт. Берләшмә исә үз чиратында хуҗалык бәла-казага тарыган очракларда гына түгел, банкротлыкка чыкканда да аның өчен гарант функцияләрен үти. Хуҗалыклар исә иминиятләштерүдән алынган акчаның нибары 20 процентын гына үз бизнесы өчен тоту хокукына ия. Калган 80 проценты иминиятләштерү оешмасының резерв фондына күчерелә. Бу акча үз чиратында шулай ук иминиятләштерелгән оешмага килгән зыянны каплау өчен файдаланылырга тиеш булачак, ди министр урынбасары.
Күп төрле табигать бәла-казаларыннан уңыш күләменә, күпьеллык үсемлекләргә килгән зыян киләчәктә ничек исәпләнәчәк? Төп күрсәткеч – игеннән алынырга тиешле уңыш күләме. Әгәр зыян 30 процент һәм аннан да артыграк булса, иминиятләштерү фонды ярдәмгә килә. Күпьеллыкларның исә 40 проценты һәм аннан да артыграк өлеше яраксызга чыкканда гына иминиятләштерелү карала.
Элегрәк елларда авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштергәндә иң кыены кәгазь боткасы була торган иде. Моңа чик кую өчен яңа законда иминиятләштерүнең шартлары, килешү, тикшерү акты, белешмәләр бер төрле стандарт буенча барачак. Ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, агроэкспертиза, башка төрле чаралар күрү карала. Шунысы игътибарга лаек: бу документлар өчен түләү элеккечә хуҗалык исәбеннән түгел, ә иминиятләштерү оешмасы тарафыннан башкарыла.
Законда каралганча, 2013 елдан башлап, хуҗалыкларга, терлек үлү нәтиҗәсендә килгән зыян күләменең 50 процентын иминият оешмасына субсидия формасында дәүләт түләргә тиеш була. Хуҗалык җитәкчеләре яхшы хәтерли булыр: элеккеге елларда да иминиятләштерү фонды чыгымнарының 50 процентын дәүләт күтәрә килде. Тикшерү органнары тарафыннан күп тапкырлар ачыкланганча, мондый алым үзен акламый. Ни өчен дигәндә, авыл хуҗалыгында иң кыен чор – язгы кыр эшләре вакытында хуҗалык җитәкчесенә иминиятләштерү чыгымнарын тулысынча түләү өчен акча юнәтергә кирәк. Аннары шул сумманың 50 процентын, ягъни хуҗалыкка тиешле субсидияләрне алу өчен бусагадан бусагага йөрергә мәҗбүр була. Анысын да күп вакыт әллә ничә ай көтәргә кирәк бит әле.
Яңа законда каралганча, хәзер хуҗалыклар иминиятләштерү өчен акчаны ел башыннан түләячәк. Анда да тиешле сумманың яртысын гына. Акчаның калган яртысын, хуҗалык белән килешенеп, иминият фондына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күчерә. Кыскасы, хуҗалык белән фонд арасында иминият акчасы үткән юл икеләтә кыскара. Бюрократик киртәләр кимү исә, белгечләр исәпләвенчә, якын киләчәктә чәчүлек җирләренең шактый өлешен иминиятләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Мәгълүм булганча, иминиятләштерелгән җирләр никадәр күбрәк булган саен, хуҗалыкларга да, иминиятләштерү оешмасына да шулкадәр файдалы. Табигать бәла-казаларыннан килгән зыян нәтиҗәсендә дәүләт җилкәсенә килгән авырлык та шактый кими.
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН