Казанда Татарстан фермерларының XII съезды узачак

2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

 

26 гыйнварда Казанда Татарстан фермерларының XII съезды узачак. Быел ТР фермерлык хәрәкәтенә 21 ел тула. Башта аграр бизнес вәкилләре бары тик төрле тармаклар буенча оештырылган конференцияләргә генә җыела иде. Әмма вакыт узу белән съездлар уздыру турында уртак карарга килделәр. Быел исә Татарстан фермерларының XII съезды үтәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда 14 мең тирәсе фермер хуҗалыгы һәм 400 меңгә якын шәхси хуҗалык исәпләнә, алар төбәктәге авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә. Республикада җитештерелүче ит, сөт күләменең өчтән бере, ә бәрәңгенең 93%ы аларга өлешенә туры килә.

Фермерлар федераль, төбәк һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыруда да актив катнаша. Мисал өчен, 2012 елда “Яшь фермер” федераль программасы эшли башлаячак. Әлеге программа авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне үстерү, шулай ук яшь белгечләргә авылда үз эшен башлау өчен мөмкинлекләр ачуга юнәлгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International