ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Яшь фермер» федераль программасы буенча киңәшмә үтте

2012 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Министрлыкның актлар залында икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин катнашында «Яшь фермер» федераль программасына кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Чарада шулай ук ТРның шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең структурасын үзгәртү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальнигы Александр Молокин катнашты.

Киңәшмәгә ТР Инвестицион-венчур фонды, «Татагролизинг» ААҖ, «Татагропромпроект» ААҖ, «Россельхозбанк» ТРФ, республика районнарыннан фермерлар чакырулы иде.

Киңәшмәне министр урынбасары  Николай Якушкин ачты. Ул катнашучыларга яшь фермерларны сайлап алу конкурс формасында булачагын хәбәр итте. Республика комиссиясе катнашучыларны балл системасы белән бәяли, шул уңайдан ярдәмнең күләме гомуми балларга карап бүленә.

Александр Молокин белдерүенчә, әлеге программа башка программалардан таләпләрнең җитдилеге белән аерыла. Ул залдагыларны сайлап алу шартлары, чыгым планнары һ.б. белән таныштырды.

Киңәшмә барышында катнашучылар «Яшь фермер» программасы буенча сораулар бирде. Мәсәлән, күп фермерлар инде берничә ел бу юнәлештә эшләсә дә, әлеге программада катнашырга тели. Николай Якушкин алар өчен башка республика программалары булуын әйтте. Әлеге ярдәм исә үз эшләрнен башлап җибәрүче фермерлар өчен генә каралган. Шулай ук залдагылар катнашучыларның яше, грантларның бүленеше турында кызыксынды.

«Эшнең юнәлешен сайлаганда фермер хуҗалыгы үсеше буенча инновацион тәкъдимнәр хупланылачак», - дип ассызыклады Камияр Байтемиров. Бу исә җитештерүдә алга киткән методларны куллану дигән сүз.«Сезнең бизнес-план җәлеп итеп торырга тиеш», - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International