Узган елга карата республикада сөт җитештерү 73,9 тоннага арткан

2012 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2012 елның 18 гыйнвар көненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 2931,5 тонна сөт җитештерелгән.

Һәр сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме 11,9 кг ны тәшкил итә. Савым буенча иң югары нәтиҗәләр Әтнә (16,8 кг),Саба (16,3 кг), Актаныш (15,6 кг) районнарында күзәтелә.

Бертөрле ук табигый шартларда Тәтеш, Азнакай, Менделеевск, Лаеш хуҗалыклары түбән нәтиҗәләр күрсәтә.

Иң күп сөтне Әлки районы терлекчеләре җитештерә. Мәсәлән, узган тәүлектә алар 155,3 тонна сөт савып алган. Ә узган ел белән чагыштырганда  Актанышлылар 19 тоннага күбрәк сөт җитештергән. Алардан Кукмара районы бераз калыша. Кукмаралыларда әлеге күрсәткеч 15,8 тоннаны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International