Николай Якушкин: «Быел гаилә фермаларына дәүләт ярдәме артачак»

2012 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2011 нче елның 19 нчы гыйнварында Игенчеләр сараенда икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә «2012-2014 еллар өчен Татарстан Республикасында терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү» программасына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Чарада шулай ук ТРның шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең структурасын үзгәртү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальник урынбасары Руслан Гайнуллин катнашты.

Киңәшмәгә ТР Инвестицион-венчур фонды, «Татагролизинг» ААҖ, «Татагропромпроект» ААҖ, «Россельхозбанк» ТРФ, республика районнарыннан фермерлар чакырулы иде.

Кереш сүз белән залдагыларга министр урынбасары Николай Якушкин мөрәҗәгать итте. «2010 нчы елда без гаилә фермалары буенча эшне башлап җибәрдек, ә узган ел бу эш дәвам иттерелде. Быел исә гаилә фермаларына дәүләт ярдәме артачак», - дип белдерде ул.

Руслан Гайнуллин катнашучыларны конкурс шартлары белән таныштырды.

Очрашу барышында залдагылар ферма төзү таләпләре белән кызыксынды. «Ферма югары технологияле булырга тиеш. Конкурста исә иң әзерлекле фермалар җиңәчәк», - дип җавап бирде Николай Якушкин. Шулай ук бизнес-план төзү, грантның күләме, кредитлаштыру буенча сораулар яңгырады.

Камияр Байтемиров фермерларга авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү кооперативлары оештырырга киңәш итте. «Моның өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан ярдәм, шулай ук грант-лизинглар да алып булачак, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International