Агымдагы елның 13 гыйнварында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов фәнни уку йортлары җитәкчеләре, продукция һәм җиһазлар белән тәэмин итүче поставщик-фирма вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарага Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров, Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров һәм башка рәсми затлар чакырулы иде.
Киңәшмәдә катнашучылар фән белән Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр эшен бергә алып бару турында фикер кузгатты. Чөнки уртак эш сөт терлекчелегеннең продуктивлыгын арттыру һәм терлек санын саклап калуга этергеч булып тора.
Искәрмә. 13 гыйнварга бирелгән оператив мәгълүмат буенча, республикада узган тәүлектә 2911,1 т сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 11,8 кг сөт савып алынган.