2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Берлинда «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Әлеге чарада катнашу өчен Татарстан агросәнәгать комплексы вәкилләре ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Германиягә очты.
Халыкара күргәзмәдә республиканың агросәнәгать комплексын «Ак Барс» Холдинг компаниясе ААҖ, «Татпотребсоюз», «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Майский «Тепличный комбинаты» ҖЧҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, ОАО «Өченче Казан икмәк заводы» ААҖ һ.б. тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия 16 ел дәвамында Берлин күргәзмәсенең даими катнашучысы булып тора. Биредә безнең ил авыл хуҗалыгындагы инновацион технологияләрне, инвестицион проектларны, иң яхшы милли азык-төлек товарларын тәкъдим итә.