2012 нче елның 20-29 нчы гыйнвар көннәрендә Берлинда «Яшел атна-2012» Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан агросәнәгать комплексы вәкилләре дә катнашачак.
Халыкара күргәзмәдә Татарстан агросәнәгать комплексын «Ак Барс» Холдинг компаниясе ААҖ, «Татпотребсоюз», «Вамин-Татарстан» ААҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Майский «Тепличный комбинаты» ҖЧҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, ОАО «Өченче Казан икмәк заводы» ААҖ һ.б. тәкъдим итәчәк.
Күргәзмә кысаларында 300 дән артык симпозиум, семинар, форум, комитет утырышлары һ.б. чаралар үтәчәк. Оештыручылар фикеренчә, Яшел атна Халыкара күргәзмәсе белән төрле илләрдән 415 000 кеше танышачак. Алар арасында инженер, агроном, технолог, авыл хуҗалыгының төрле өлкәсендәге экспертлар, ММЧ вәкилләре һ.б. бар. Быел күргәзмәдә катнашу өчен 1635 оешма гариза биргән.
Исегезгә төшерәбез, Россия 16 ел дәвамында Берлин күргәзмәсенең даими катнашучысы булып тора. Биредә безнең ил авыл хуҗалыгындагы инновацион технологияләрне, инвестицион проектларны, иң яхшы милли азык-төлек товарларын тәкъдим итә.