Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтәчәк.
2012 нче елның 18 февралендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман да “Сарман-ит” җитештерү кооперативында, “Агромастер” производство компаниясендә булды.
2012 нче елның 18 нче февралендә Игенчеләр сараенда салым, тармак методологиясен исәпкә алу, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс ягын яхшырту мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Мамадыш районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика семинар-киңәшмәсе узды. Биредә республика авыл хуҗалыгы тармагының 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
17 нче февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда үткән тәүлектә 3041 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 67,4 тоннага күбрәк.
Бүген Чаллыда «СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия» Россия-Италия предприятиесендә «CNH» комбайннары производствосы ачылды.
“Гомумән алганда, Әлки һәм Спас районнары 2011 елда куелган бурычларны башкара алды һәм гомумреспублика үсешенә зур өлеш кертте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чистай районында булды. Аны район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов озатып йөрде.
Парламент җитәкчесенең эш сәфәре Аксубай районыннан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районы башлыгы Кафил Гыйльманов озатуында 2 гаилә фермасы белән танышты.