Бүген Чаллыда «СиЭнЭйч-КАМАЗ Индустрия» Россия-Италия предприятиесендә «CNH» комбайннары производствосы ачылды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионе, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
2009 елда “КАМАЗ” ААҖ һәм FIAT Group» составына керүче Италиянең «Case New Holland» компаниясе хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. 2010 елның гыйнварында компанияләр авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы җитештерү буенча уртак предприятие булдыру турындагы килешүгә кул куйды һәм Чаллыда тракторлар җитештерелә башлады. Предприятиедә елына 4 мең берәмлеккә якын техника эшләп чыгару күздә тотыла.
Бүгенге тантанада ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртак предприятиенең иницаторы булган “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «FIAT» концерны башлыгы Серджио Маркионега һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка рәхмәт белдерде.
“Бу – авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядәге иң яхшы проект”, - диде Татарстан Президенты. “Биредә төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен күптөрле техника җитештереләчәк, әлеге заманча машиналар Татарстанда гына түгел, бөтен илдә эшләячәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте