Марат Әхмәтов Чистай районында булды

2012 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чистай районында булды. Аны район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов озатып йөрде.

Эш сәфәре кысаларында министр Чистай икмәк заводын карады. Биредә икмәк, кондидер, макарон цехлары эшли. Макарон цехында 30 төрдәге продукция эшләнелә. Марат Әхмәтов әлеге оешманың җитештерү линияләре белән танышты, андагы хезмәткәрләр белән аралашты. Бүгенге көндә биредә 600 кеше эшли.

«Вамин Чистай» агрофирмасында министр терлекләрнең кышлату барышы белән танышты. Хәзерге вакытта агрофирмада 1300 баш сыер исәпләнә. Шулай ук Марат Әхмәтов «Чиста кыр» агросәнәгать комплексының «Йолдыз» бүлекчәсендә булды. Биредә 250 баш сыер, 100 баш бозау бар.

Министр Төзүчеләр мәдәният сараенда районның хуҗалык җитәкчеләре, җирле үзидарә һәм КФХ башлыклары белән дә очрашты. Биредә 2011 нче ел агросәнәгать тармагы нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Катнашучылар алдында Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул терлекләрнең кышлату барышы, халыкка кредитлар алганда ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

Хәзерге вакытта районда 20 гаилә фермасы эшли. Сөтчелек буенча фермалар төзелеп килә. “Район халкы кече эшмәкәрлек буенча “Лизинг Грант” программасы белән кызыксына. 2011 нче елда 11 техника һәм башка җиһаз алынган”, - дип хәбәр итте район башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре имтихан алдында тора. Чөнки тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Моның өчен сыйфатлы итеп техниканы әзерләргә кирәк.

Марат Әхмәтов үз чыгышында республканың агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде, чистайлылар алдында торган бурчыларны әйтте. Шулай ук министр районда югары технологияле гаилә фермалары үсешенә аерым игътибар итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International