Казанда бал ярминкәсе үтәчәк

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе

23 февральдән 10 нчы мартка кадәр Казанның Спорт сараенда бал ярминкәсе узачак. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтәчәк.

Өлкәннәр һәм аз керемле гаиләләр өчен бал түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә барышында хәйрия акциясе дә үтәчәк. Әлеге чара кысаларында Казан шәһәрендә урнашкан балалар йорты бал белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International